23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Гомер буе җыйган акчасын югалта
Дөресрәге, түбәнкамалы Татфондбанкка салган керемнәрен кайтара алмый. Шәһәрдәш әлеге банкның ТФБ-финанс инвестицион компаниясенә миллион сумнан артык акчасын ышанып тапшыра. Ләкин декабрь аенда килеп чыккан финанс кыенлыклар аны бер тиенсез калдыра. Чөнки салынган вклад иминиятләштерелмәгән булып чыга.
-
Ширәмәт авылының йортларының берсендә 43 һәм 68 яшьлек аналы-кызлы үле гәүдәләре табыла
Хат ташучы йорт хуҗаларының күренмәве турында күршеләренә әйткәч, бергә кереп мәетләргә юлыгалар. Әлеге гаилә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Кызы эпилепсия белән авырган. Тикшерүчеләр әйтүләренчә, хатын-кызлар элемтәгә 7нче гыйнвардан чыкмаганнар. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең өч фаразы карала: хатын-кызлар туңып, ис тиеп яки эчәргә яраклы булмаган спиртлы эчемлек белән агуланып үләргә мөмкин....