26 декабрь 2016 яңалыклары
-
Рәзил Вәлиев премиясе конкурсына иҗади эшләр кабул итү төгәлләнде
Быел жюри әгъзаларына 59 әсәрдә иң әйбәтләрен сайларга кирәк. Разил Вәлиев премиясе конкурсы- яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтләрен ачуны максат итеп куя. Бәйгедә мәктәп укучылары катнаша. Хәзер беренче сайлап алу туры бара
-
Түбән Камада яңа ел мәйданчыклары ачыла башлады
Быел "Гаилә" паркында урнашкан Үзәк чыршыны ачу тантанасына суыкка карамастан кеше күп килде. Шәһәрдәшләр өчен елдагыча 9 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Якынлашып килүче бәйрәм белән Айдар Метшин да котлады. Ул түбәнкмалыларга шәһәрне тагын да матур, уңайлы итәр өчен проектларны тәкъдим итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
-
Капиталь ремонттан соң Түбән Камада иң өлкән балалар бакчасы ачылды
"Кояшкай" сабыйларны 52 ел элек кабул итә башлый. Аны тулысынча яңарту эше ярты гасырдан артык узгач кына башкарылды. Ачык төстәге якты төркем бүлмәләре, яңа җиһазлар, уенчыклар, бәдрәф. Балалар бакчасында шулай ук яңа кабинетлар ачылды, шулар арасында, хезмәт нигезләренә өйрәтү, әкият һәм тоз ярдәме белән сәламәтләндерү бүлмәләре.
-
Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде. Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты "Татфондбанк" гавами...
-
Автобуста йөрү бәясе 2 сумга кыйммәтләнде
Тарифларның артуы ягулык-майлау материалларына һәм ремонтка бәяләр арту белән бәйле. Тарифлар дәүләт комитеты тарафыннан раслана.