17 декабрь 2016 яңалыклары
-
34 нче номерлы Чуваш гимназиясе укучылары хәйрия концерты куйды
Нәни артистлар физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән түбәнкамалылар алдында чыгыш ясады. Кунаклар күңелен Шанкарав халык ансамбле белән Тамаша театры күрде. Концерт инвалидлар декадасы кысаларында узды. Бәйрәмгә килүчеләр белдерүенчә, мондый чаралар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тәнгә сихәтлек бирә, яшәү көче өсти.
-
Түбән Кама шәһәре Советы һәм муниципаль районы Советы утырышларында 2017 елга бюджет кабул ителде
Быел аның күләме 4 миллиард ярымнан артык сум тәшкил итте. Шуларның бер миллиард ярымы мәгариф системасына юнәлтеләчәк. Күпчелек чыгым торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә каралган. 300 миллионга якыны - йортларга капиталь ремонт ясауга, юллар торышын контрольдә тотуга, шәһәр урамнары яктыртуга тотылачак. Тагын 50 миллионы шәһәрне төзекләндерүгә - мисал өчен, паркларны тәртиптә тотуда....
-
Роспотребнадзор белдерүенчә, грипп һәм кискен тын юлы авырулары 20 төбәктә эпидемия чиген узып киткән
Татарстанда, шул исәптән Түбән Камада да әлегә авыру очраклары теркәлмәгән. Грипп белән күпләп авыру очракларын гыйнвар урталарына фаразлыйлар. Быел көтелгәнчә, дуңгыз гриппы вирусының В штаммы таралырга мөмкин, ди белгечләр. Хәзер Түбән Камада районында 93 мең кешегә прививка ясатылган, шуланың 28 меңе - балалар.