16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Берьюлы алты йорт җылысыз һәм кайнар сусыз кала
Сәбәбе - алар янәшәсендәге уку йорты тирәсендә торба шартлау. Нәтиҗәдә ярты микрорайон халкы коммуналь уңайлыклардан мәхрүм кала. Әйтергә кирәк, әлеге хәл беренче тапкыр гына кабатланмый. Ә урамда 20 градустан да салкын. Менделеев урамы адресы буенча урнашкан 32нче йортта Тәнзилә ханым 33 ел яши. Шуннан бирле торбаларны бер тапкыр да алыштырмаганнар....
-
Салют арттыру кагыйдәләрен бозган түбәнкамалылар штраф түләячәк
Бүгеннән Татарстанда янгын куркынычсызлыгы режимы игълан ителде. Аның ни дәрәҗәдә үтәлешен янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре үз контроленә алалар. Әйтергә кирәк, куркынычсызлык максатыннан, пиротехник эшләнмәләрне шартлату өчен махсус мәйданчык билгеләнгән. Ул Химиклар проспектындагы 86нчы йорт каршында урнашкан.
-
Компенсация алыр урынына үз акчасын күчергән
60 яшьлек түбәнкамалыга үзен тикшерүче дип таныштырган хатын-кыз телефоннан шалтырата һәм интернет аша алдырган сыйфатсыз дарулар өчен 600 мең сум тирәсе компенсация тиеш булуын әйтә. Ир, билгеле, риза була. Банк вәкиле - чынлыкта алдыкчы - компенсация бирү вакыты узды дисә дә, тикшерүче , анысы да мошенник, һаман вәгъдә итә. Аннары...