15 декабрь 2016 яңалыклары
-
“Кыш бабай бул” акциясендә катнашучылар саны көннән-көн арта
Мәктәп укучылары да, студентлар да бик актив. Алар ятим калган, инвалид балаларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә ашыга. Алып килгән бүләкләрне Яңа ел алдыннан безнең Кыш бабаебыз тапшырачак. Рәхмәт йөзеннән, укучыларга НТР буенча экскурсия дә оештырылды. Малайлар һәм кызлар «Нижнекамское время» газетасы, Ди ФМ радиосы һәм яңалыклар редакциясенең иҗат төркеме белән...
-
“Яшь әниләр” мәктәбе, Күчтәнәч проекты, яшьләр өчен театр студиясе...
Түбән Кама татар егетләре һәм кызлары өчен махсус оештырылган чаралар исемлеген тагын дәвам итәргә була. Тик оештыручылар белдерүенчә, аларда студентлар бик кыстатып кына катнаша икән. Яшьләр ни белән кызыксына, аларны нинди проблемалар борчый? Әлеге һәм башка сораулар буенча әңгәмә түгәрәк өстәл артында барды. Аралашу барышында ачыкланганча, егетләр һәм кызларның очрашып,...
-
Түбән Кама районнары белән Мамадыш арасы яңадан якынайды
Бүгеннән боз кичүе эшли башлады. Аның буйлап хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр юлларын сизелерлек кыскарта ала. Мисал өчен, Мамадышка маршрут 100 чакрымга кадәр кими. Кичү буйлап хәрәкәт бары тик авырлыгы 1,5 тоннадан артмаган җиңел машиналар өчен генә ачык. Кичүгә керә торган урында шлагбаум тора, полосаның буеннан-буена тиешле юл билгеләре урнаштырылган.
-
“Татфондбанк” акча бирүне туктатты
Бүгеннән 17нче декабрьгә кадәр офисларның ишекләре ябык. Банкның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге чара "акча табу мәсьәләсен хәл итәргә тырышу" белән бәйле. Банк 7 декабрьдә финанс кытлыгы кичерә башлый. Шул сәбәпле, кешеләр банкоматлардан көненә 15 мең сумнан артык акча ала алмый башлый. Булганнары да бик тиз бетә. Бүгеннән офислар да...