13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кызыл Чапчак авылы тарихы китап булып чыкты
Аның авторлары шул авылда туып-үскән сеңелле-апалы Рузалия Гыйльманова белән Разилә Борһанова. Елъязма "Чапчагым - яшь чагым", дип атала. Исеме - җисеменә туры килә. Авылдашлар белдерүенчә, китапны укыганда алар балачак, яшьлек елларына кайткандай булалар. Туган авыл тарихына багышлап китап чыгару - тормышка ашкан хыялыбыз, дип шатлыкларын эчләренә яшерә алмый апалы-сеңелле Рузалия...
-
12 декабрьдә Россия буенча хакимият вәкилләре халык белән шәхси очрашулар уздырдылар
Иң зур чират - шәһәр башлыгына. Күбесенчә шәхси сораулар яңгырады. Быел бердәм кабул итү көне Түбән Камада алты урында уздырылды. Сораулар - һәрвакыттагыча, нигездә, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлекне саклау, авыл хуҗалыгы, социаль сораулар, икътисад өлкәсе буенча. Халык белән бу көнне шулай ук Түбән Кама районының 15 авыл җирлеге башлыклары очрашты. Мөрәҗәгать...
-
Түбәнкамалылар шәһәр башлыгына кызыксындырган сорауларын бирә алдылар, аларның саны йөздән артып китте
Кичә НТР каналында "Туры элемтә" тапшыру барышында Айдар Метшин кайберләренә җавап та бирде. Борчыган сораулар арасында беренчелекне - торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы сораулар алып тора. Икенче урында - хезмәт хакы түләмәү, сәламәтлек саклау. Өченче - экология. Әйтергә кирәк, барлык сораулар исемлеге шәһәр хакимиятенә тапшырылды, соңрак җаваплар «Нижнекамское время» газетасында басылып...
-
Сәнәгать базасында чыккан янгында һәлак булучыларның гаиләләренә Түбән Кама башкарма комитеты 500 мең күләмендә акча түләячәк
Фаҗига узган якшәмбе көнне була. Шәһәр предприятиеләренең берсендә шартлау нәтиҗәсендә чынгын чыга. Урында ук 5 кеше һәлак була, тагын бишесе хастаханәгә озатыла. Хәзер табиблар алар хәлен стабиль авыр дип бәяли. Шәһәр хакимияте фаҗигадә үлүче эшчеләрнең гаиләләренә материаль ярдәм күрсәтү карарын кабул итә. Тикшерү комитеты исә җинаять эше кузгаткан.
-
“Нефтехим – Арена” бозында көчле көрәш көтелә
Бүген, 13 сентябрьдә, "Нефтехимик" хоккейчылары КХЛның даими чемпионаты кысаларында чираттагы уенын уздыра - Казанның "Ак Барс" командасын кабул итә. Тарихка күз салсак, ил чемпионатында көндәшләр соңгы үзара 72 мәртәбә очрашкан: 16 уенда - "Нефтехимик", 44 уенда - "Ак Барс" җиңү яулган, биш уен тигез исәпкә төгәлләнгән. Алкалар аермасы - 126...