16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Федераль дәүләт теркәү хезмәте бердәм консультация көне үткәрә
Федераль дәүләт теркәү хезмәте бердәм консультация көне үткәрә. Иртәгә гражданнарга күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү турында сорауларга төрле ведомство вәкилләре җавап бирәчәк. "Бердәм консультация көне"ндә район кадастр палатасы, пенсия фонды, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре катнашачак. Түбәнкамалыларны күпфункцияле үзәк бинасында иртәнге сигездән кичке алтыга...
-
Җәмәгать транспортын йөртүчеләрне тикшерделәр
Түбән Камада җәмәгать транспортын йөртүчеләрне тикшерделәр. ЮХИДИ инспекторлары аларның тиешле документларының булу-булмавын, транспорт чараларының техник торышын карадылар. Рейд оештырылуы шәһәрдә автобуслар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы белән бәйле. Соңгы ун айда шәһәр һәм районда 11 авария теркәлгән, анда бер кеше үлеп, тагын 11енең сәламәтлекләренә төрле дәрәҗәдәге зыян китерелгән. Рейд барышында...
-
Икмәк исеме, әллә ...?
Төзүчеләр проспектындагы 44 нче йортның беренче катында шәхси эшмәкәрнең икмәк пешерү эшен ачуга каршылыклы фикерләр туа. Берәүләр мондагы камыр ризыкларын мактап туя алмасалар, әлеге йортта яшәүчеләр чыккан төтен һәм истән җәфа чигә. Икмәк пешерү тармагында эшләүчеләр йортта яшәүчеләр белән аралашырга теләми. Шунысы билгеле, шушы көннәрдә роспотребнадзор хезмәткәрләре монда тикшерү белән...
-
Театр түгәрәгенә йөрүче яшьләр әниләр көненә бүләк әзерли
Балалар иҗаты һәм яшьләр сарае берлектә татарлар конгрессы белән оештырылган татар яшьләр театр түгәрәге үз эшен дәвам итә. Әниләр бәйрәме уңаеннан, алар өч өзек әзерлиләр. Түбән Камада яшьләр өчен театр түгәрәге сентябрь аенда эшли башлады. Хәзер монда 20гә якын кыз һәм егет йөри. Ә менә Анжела белән Айсылу күптән түгел...