12 апрель 2016 яңалыклары
-
Депутат призларына волейбол
Түбән Уратма мәктәбе спорт залында районыбызның авыл җирлекләре командалары арасында муниципаль район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов призларына волейбол ярышы узды. Биредә алты команда ярышты: Шәңгәлче, Каенлы, Югары Чаллы, Югары Уратма һәм Түбән Уратманың үзеннән ике команда (берсе - укучыларныкы, икенчесе - җыелма). Уеннар киеренке һәм кызыклы булды. Нәтиҗәдә, Шәңгәлче волейболчылары...
-
Көрәштә һәм бокста
Равил Булатов җитәк-челегендәге спорт мәк-тәбендә шөгыльләнүчеләр ирекле көрәш һәм бокс буенча зур ярышларда уңышка ирештеләр. Шәһәребезнең «Факел» спорт залында зурлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда Татарстан җыелма командасы җиңү яулады,моңа иң зур өлешне Түбән Кама спортчылары кертте. Икенче һәм өченче урыннарда - Оренбург өлкәсе...
-
Данил турнирында – иске һәм яңа исемнәр
Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме өченче турнир үткәрелде. Милли көрәштә яулаган зур җиңүләренең саны буенча илдә әле бүгенгә кадәр беркем дә узып китә алмаган атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышлап үткәрелә торган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, катнашучылар...
-
Илһам җырга гашыйкларны җыйды
«Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен, чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Талантлы җырчы, композитор, халык күңелен яулаган җырлар авторы, оста оештыручы һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Сез музыка сәнгате аша милләтебезне танытуга, туган телебезне, бай рухи мирасыбызны саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертәсез. Игелекле гамәлләрегез белән, якташларыгыз алдында абруй һәм...