Туган як

25 март 2016 яңалыклары

  • 25 март 2016 - 12:36
    Милиционерлар истәлегенә
    «Ярыш» спорт комплексында самбо көрәше буенча Татарстан эчке эшләр министрлыгы беренчелегенә чемпионат узды. Куркыныч җинаятьчеләрне кулга алган вакытта һәлак булган Буа милиционерлары истәлегенә багышланган чемпионат 2004 елдан бирле үткәрелә. Бу юлы безнең шәһәрдә оештырылган ярышны ачу тантанасында Казаннан Татарстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле Сергей Кручинин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма...
  • 25 март 2016 - 07:50
    «Чибәркәй» конкурсы бара
    Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында шәһәр күләмендәге «Чибәркәй» конкурсының сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 25 кыз - мәктәпләрнең унынчы-унберенче классларында, махсус урта һәм югары уку йортларында укучы, шулай ук 33 яшкә кадәрге эшләүче яшьләр катнашты. Алар сәхнәдә берничә сынау аша узды: үзең белән таныштыру, татар халкының...
  • 25 март 2016 - 07:36
    Мәзәкчеләр мәҗлесе!
    Аягын чылатмаска булды Без туган яктан еракта яшәдек, әмма җәй урталарында ел саен диярлек ялга кайта идек. Бер елны шулай ирем белән үзебезнең авылга, әти-әни янына кайттык. Зур апам да ире белән кайтып төштеләр. Ашап-эчеп, ял иткәннән соң барыбыз бергәләп Зәй елгасының теге ягына чыгып, тау башыннан әйләнеп кайтырга булдык....
  • 25 март 2016 - 07:35
    Ярдәмнең хәерлесе
    Беркөнне автобус көтеп, үзәк базар каршындагы тукталышта торам. Автобус килергә шактый вакыт булганлыктан, тукталыштагы белдерүләр тактасын «өйрәнеп» чыктым. Күпчелек белдерүләрне «акча бирәм» дигәннәре алып тора. Ничек кенә «тилмереп» чакырмыйлар ул акча бирүчеләр - «сразу», «срочно», «без залога», «удобно», «быстро», «здесь», «мигом», «наличными» тоттырып җибәрергә әзерләр. Соңгы арада ике мәртәбә 2нче...
  • 25 март 2016 - 07:26
    Асыл кыйммәтләр
    Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә «Үрнәк гаилә» темасына зур сөйләшү үткәрелде. Мәчет мөгаллимәсе Айгөл Җәмилова оештырган бу чарада кулланылган кыска кыйссалар һәм, шулай ук, әңгәмә үзе дә тыңлаучы күңелендә тирән эзләр калдыргандыр. Анда ир белән хатын, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, хатын-кыз матурлыгы, өйнең яме турында сөйләнелде. Гыйффәтлелек һәм мөлаемлылык кебек...
  • 25 март 2016 - 07:15
    Умра хаҗы
    Исламның 5 баганасы бар. Беренчесе - Иман китерү, икенчесе - 5 вакыт намаз, өченчесе - зәкәт, дүртенчесе - ураза, бишенчесе - хаҗ. Болар барысы да безнең Аллаһы каршында булган гыйбадәтләребез, бурычларыбыз. Февраль аенда Татарстаннан бер төркем дин кардәшләребез умра хаҗында булдылар. Хәерле кешеләр үзләренең акчасын да хәерле юлга тоталар шул....
  • 25 март 2016 - 07:11
    Алан Полян – туган авылым
    (Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова исеменнән) Авылым, сиңа да заман Үз яраларын салган. Күп тәрәзләр кадакланган, Нигезләр бушап калган. Яшь төере тамагымда, Бер еламый йоталмам. Алан Полян истә һаман, Мин сине оныталмам. Китте, онытты, дисәләр, Ышанма, бу сүз - ялган. Гомеремнең бер көне юк Исемә алмый калган. Монда...
  • 25 март 2016 - 07:10
    Йөз еллык кием белән
    Кече Жирекле клубы мөдире Флера Облакова җитәкчелегендәге «Чәчкәләр» фольклор ансамбленә йөрүче алтынчы класс укучысы Алена Данилова белән бишенче класста белем алучы Марсель Вәлиуллин өстендәге керәшен милли киемнәренә - якынча 120 ел. Үзләренең сәхнә киеме кебек үк, «Чәчкәләр» ансамбле башкара торган керәшен биюе дә халыкның холкын, асыл сыйфатларын, үзенчәлеген чагылдыра. 1985...
  • 25 март 2016 - 07:07
    Кайларда гына йөрмәгән ул...
    1944 елның ноябрендә, унҗиде яшендә армиягә алынып, җиде елга якын хәрби хезмәт үткән Николай Шадриннар квартирында утырабыз. Ул чор кешеләренең байтагына хас булганча, зиһен үткенлеген җуймаган Николай Максимович үз тормышындагы һәр вакыйганы аена, көненә кадәр искә төшерә. - 8 Март колхозы басуында утыра бу йортыбыз. Югары Субай җире аз гына...
  • 25 март 2016 - 07:05
    Олы Аты тагын күпме сусыз тилмерер?
    Кышкы йокыдан уянучы Олы Аты авылы тынлыгын бозып, зур-зур йөк машиналары юлдан үтә башлый. Их, олы юл дигәннәре авылың уртасыннан үтмәсен иде ул! Агачлар үзенә күрә бер калкан-тоткарлык ясап утырган җәй көнендә әле ярый. Тик, алай дисәң, җәйге юлдан тыз-быз чабулый торган машиналардан бөркелгән тузан, баудагы керләргә куна, әллә каян...
Реклама