21 март 2016 яңалыклары
-
Министр да катнашты
17-19 мартта Түбән Камада Татарстанныӊ һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында III Спартакиаданыӊ кышкы этабы финалы узды. Ярышларда баскетбол, өстәл теннисы, хоккей һәм чаӊгыда узышу буенча зона этапларында беренчелекне алган 38 команда катнашты. 19 мартта алар Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә ГТО комплексы нормаларын тапшырдылар. - Мондый Спартакиада инде өченче...
-
Түрәләр битараф...
Ни өчен түрәләр халыкны санга сукмыйлар икән? Халык үзенең зарларын газетага да язып чыга, төрле түрәләргә мөрәҗәгать итеп тә карый, ләкин бернәрсә дә үзгәрми, түрәләр битараф булып кала. Җәй көне чокыр-чакырлы юллар булса, кыш көне җәяүлеләр йөри торган юллар боз белән каплану аркасында, аякны күтәреп атлап йөреп булмый. Күпме кеше...
-
Нәүрүзне күрдем...
Соңгы еллардагы бертөрлелектән туйганга, бу бәйрәмгә карата фикерем үзгәргән булса да, Халык иҗаты йорты каршында Нәүрүз бәйрәме була дигәнне ишеткәч, ә бәлки бу юлы берәр үзгәлек, яңалык бардыр дигән өмет мине шул якка әйдәде. «Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, соңгарак калып йөри торган гадәтемне бу юлы да үзгәртә алмадым шул....
-
«Алтын уймак» конкурсында
«Альфа» мәдәният йортында шәһәр күләм «Алтын уймак» конкурсы уздырылды. Анда үзенчәлекле һәм заманча кием тегү яраткан шөгыльләре булган һәвәскәр модельерлар катнашты. Алар үзләре теккән өч төрле модель: бәйрәмдә кия торган, көндәлек һәм ирекле кием үрнәкләрен киеп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 90нчы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Елена Незамаева җиңүче дип табылды. Икенче һәм...