Намус сатам, кем ала
Уйлап-уйлап тордым да намусымны сатарга булдым әле. Ни пычагыма кирәк ул миңа? Гүпчим кирәге юк, яшәргә генә мишәйт итә!
Әйтик, кибеттә тартмасыннан үлчәүгә салырга дип, үземнең пакетка конфет тутырганда берне авызыма кабыйм дип, үреләм генә, хәзер эчке тавыш баш миен бораулый башлый. Янәсе, бу ярый торган эш түгел, караклык кылырга...