2 май 2015 яңалыклары
-
Тагын бер һәйкәл
Шәһәребездә ял итәрлек, килгән кунакларга горурлык белән күрсәтерлек матур урыннар арта. Алар янына озакламый тагын бер һәйкәл өстәләчәк. Яңа һәйкәл Бөек Ватан сугышы елларында армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә багышлана һәм Җиңү монументы территориясендә урнаштырылачак. Әлегә һәйкәлне кую эшләре төгәлләнеп килә. Авторы Казан скульпторы Рөстәм Габбасов булган бу һәйкәлне ачу...
-
Су юлы ачылды
Татарстанда Кама елгасында су юлы ачылды. Яр Чаллы шәһәреннән Соколка авылына баручы М-8 теплоходы белән бездән, Алабуга шәһәренә; Сентяк, Котловка, Свиногорье, Грахань авылларында барып булачак. Шулай ук Казан елга порты да Идел елгасы буенча кайбер рейсларны ачып җибәрде.