Туган як

23 март 2015 яңалыклары

  • 23 март 2015 - 07:21
    Барысын да булдырам
    Мин үзем «Динамо» җәмгыяте хезмәткәре. Улларыбызның зурлары Зөфәр һәм Булат, әтиләре Зөлфәт кебек үк, шин заводында эшлиләр. Төпчегебез Динар Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 9а классында укый. Гаиләмдәге ир затларым - минем канатларым, илһам бирүчеләрем. «Күңелем бизәге» конкурсына үземнең иҗатымны шигъри юлларга салып җиткерәм. Мин ишле гаиләдә - Авылда туып-үстем. Бөек...
    236
    0
    0
  • 23 март 2015 - 07:14
    Укучылар иҗаты
    Дуслар Бервакыт чәчәкле матур болында Зәңгәр чәчәк һәм Кызыл күбәләк очрашалар. - Минем исемем Кызыл Күбәләк. Ә синең исемең ничек? - Минем исемем Зәңгәр чәчәк. Алар озак кына сөйләшәләр. Кызыл Күбәләк үзенең яңа дустына бер серен ача: - Минем Мәскәүгә китәсе килә. - Нәрсә калган ул Мәскәүдә? Кызык түгел анда,...
    459
    0
    0
  • 23 март 2015 - 07:12
    Данил турниры "кушымталы" була
    Апрель аеның беренче шимбәсендә, ягъни 4 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча көрәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган егерме икенче турнир үткәреләчәк. Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу ярыш - зурлар өчен...
    194
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:59
    Булат Вафин - Россиядә беренче
    «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Булат Вафин билбаулы көрәш буенча Россия күләмендәге бәйгедә җинү яулады. 1995-1997 елгы юниорлар (яшьләр) арасында билбаулы көрәш буенча Россия Федерациясе беренчелегенә ярыш Башкортстанда узды. Булат бил алышкан 68 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә 26 спортчы булып, шәһәрдәшебез биш әйләнештә дә үзенең барлык көндәшләрен җиңгән. Шул исәптән, узган...
    434
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:57
    Ташлыкта - шигъри яз
    Ташлык авылы мәдәният йортында «Теләк-ләрнең сезгә иң җылысы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият елы уңаеннан бәйрәм кичәсенә кунакка - Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да чакырулы иде. Әлеге очрашу шигърият сөйгән асыл затларыбызга, әдәбият дөньясына зур шәхесләр биргән авылдашларыма менә дигән зур бүләк булды. Ак ефәк итәкле,...
    223
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:54
    Җәлилнең гасырларга җитәрлек мирасы
    Авылыбыз китапханәсенә, «Муса Җәлил - халкым улы» дигән кичәгә өлкәннәр дә, укучылар да килгән иде. Китапханәче Ләйлә Әгъзамиева алып барган кичәдә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга укучыларның дөрес җаваплары сокландырды. Пенсиядәге укытучы Рәзилә Ногманова ул җавапларны тагын да ныграк тулыландырды. Күңелләрдә иң зур тәэсир калдырганы - һәр баланың сәнгатьле...
    462
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:51
    "Килен - килбәтле, сүзе - ширбәтле"
    Авыл җирендә һәркемнең гаиләсе, тормышы уч төбендәге кебек ярылып ята. Кемнең ничек яшәгәне, кемнең кем икәнлеге монда берәүгә дә сер түгел. Һәр авылның - үз уңганнары, атаклы кешеләре, үрнәк гаиләләре бар. Әледән-әле туйлар узып тора, авылга киленнәр төшә. Шактыйлары, элеккедән килгән гореф-гадәт буенча, төп йортта калып, кайнана-кайната белән тату гомер...
    474
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:46
    Автобуслар баш әйләндерә
    Шәһәр маршрут автобусларының кайсысын берләштереп, кайсысының юлын үзгәртеп бетергәч, автобусларның кайсы тукталышлар аша үтүләрен «Туган як»ның 20 февраль санында урнаштырган идек. 7 марттан автобуслар хәрәкәтенә өстәмә рәвештә үзгәрешләр керткәннәр. «Туган як»ны алдыручыларның теләген исәпкә алып, газетабызның 2нче битендә яңа графикны урнаштырабыз. Автобусларның үзгәртелгән хәрәкәтенә ияләшкәнче, үзегезгә уңайлы булсын өчен, шул...
    209
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:40
    Сөенеч, тараканнар үрчи
    Сөенеч, җәмәгать, шәһәребездә тараканнар кырылып бетмәгән икән бит әле. Ник сөенәмме? Җәйләрен шәһәр урамнарындагы юлларда, чирәмлекләрдә, коймаларда һәм, хәтта, ап-ак йорт стеналарында иренеп кенә үрмәләүче пошмас тараканнарны күрергә була иде. Әмма химия предприятиеләре артканнан-арта барып, шуның сасысы агач-яфракларга, үләнгә һәм җиргә сеңә башлагач, таракан бахыркайларым юкка чыкты. Бу хәл күңелгә...
    231
    0
    0
Реклама