16 февраль 2015 яңалыклары
-
Балалар иҗаты
Минем яраткан шөгылем Мин "Ал җилкәннәр" исемле яшүсмерләр клубына йөрим, шунда сәйләннән төрле-төрле әйберләр ясарга өйрәндем. Иң беренче ясаган әйберем кар бабай булды. Хәзер инде сәйләннән ясаган әйберләрем шактый. Ә хыялым - киләчәктә сәйләннән зур картина ясау. Безнең өйдә сәйләннән ясалган агачлар һәм чәчәкләр бик күп. Алар - әтиемә, әниемә,...
-
Кышкы каникуллар.
2015 елны без каникул белән башлап җибәрдек. Көннәрнең салкын булуына карамастан, без гаилә белән шәһәребездәге чыршыларны карарга бардык. Аларны төрле-төрле төстәге утлар белән шундый матур итеп бизәгәннәр. Күзләрне ачып җибәрсәң,үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Авылга әбиләр янына да кунакка кайтып килдек. Минем әбием һәм бабам Спас районы Иске Рәҗәп...
-
Гыйрфан батыр маҗаралары
Яшәгән, ди ир белән хатын. Аларның булган ди бердәнбер уллары Гыйрфан. Гыйрфан бик уңган, акыллы малай булып үскән. Үсеп җиткәч, ул авылда иң хөрмәтле кеше була, үзенең эшен ача. Гыйрфан хатыны һәм улы белән зур патшалыкта яшиләр, тик алар бәхетле яшәмиләр. Гыйрфанның беренче хатыны үлгәч, аның кулында бәләкәй бала кала....