3 июнь 2014 яңалыклары
-
Минбәрдән торып...
Үз-үзебез алдында бөек булып та, кеше күзе алдында түбән булмыйк Кеше бу дөньяда бәхетле яшәсен, эшләгән эше нәтиҗәле, ашаган ризыгы тәмле булсын өчен, күңеленең пакь булуы зарур. Ахирәттә дә, Раббысы янына сау-сәламәт күңел белән кайткан кешеләр генә җәннәткә ирешерләр. Күңелем пакь булсын дигән кешегә - рухи сырхаулардан арыну мөһим. Ут...
-
Тузга түгел, кәгазьгә
2005 елда үз эшчәнлеген аудио-видео вәгазьләр яздыртудан башлап җибәргән "Рисалә" мабтугат нәшрият йорты директоры Булат СИРАҖИЕВ белән бүгенге әңгәмәбез әлеге үзәк эшчәнлеге, китаплар һәм бүгенге көн укучысы турында... - Күптән түгел районыбыз мөхтәсибе Йосыф хәзрәтнең "Дога дәресләре" дигән китабы дөнья күрде. Ул "Рисалә" нәшриятында басылган икән. Әлеге нәшрият турында сөйләсәгез...
-
Ахырзаман
"Евровидение" диннән бик ерак чара булса да, сәхнә йолдызлары халыкның әхлакый көзгесе булгач, бу хакта үз фикерләремне әйтми булдыра алмыйм. Күпме илләрнең бәяләве буенча, җиңүче - зифа сынлы, озын буйлы, кап-кара сакаллы ни хатын-кыз, ни ир-ат, XXI гасырның яңа йөзе - мутант. Аллаһы кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул...
-
Юлларга - 352,5 миллион
«Быел юлларны төзекләндерү өчен китәчәк шундый зур сумманы Түбән Кама муниципаль районының моңа кадәр бер дә алганы булмады», - диде шәһәребез мэры җирле матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында. Журналистлар белән аралашканда, Айдар Метшин быел җәйге чорда юлларга агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү планы турында җентекләп сөйләде. Эшләрнең «ямочный ремонт»...
-
Сырадан биздем
Яшереп маташмыйм, элегрәк сыра эчкәли идем. Җәйге кызу кичләрдә кибеттән салкын сыра алып керәсең, аны күбекләтеп зур кружкага саласың да, балконгы чыгып, шул кружкадан аз-маз сыра йоткалап, көнбагыш чиртеп утырасың. Көнбагыш чүбеңне дә өйдәге чиләккә салып тормыйча, балкон тәрәзәсеннән генә урамга чәчәсең. Өстәвенә, дус кызларың да сыра яратса, эшләр тагын...
-
Тагын ОДН турында
Соңгы вакытта редакциябезгә ОДН бәяләре күтәрелүе турында хатлар күп килә башлады. Берничәсен газетабызда бастырып чыгардык. Әлеге мәсәләгә ачыклык кертү максатында, Түбән Кама муниципаль район советы депутаты, ПЖКХ-17 директоры Илшат Мөбарәкшин белән очрашып сөйләштек. - Безгә дә бу турыда шалтыраталар да, килеп тә зарланалар. Шәһәрдәшләребез шуны аңласыннар иде: квитанцияләрдәге бер генә...
-
Зимагур димәсеннәр
"Туган як"ны караштырып утырганда, быел Сабантуйларның кайчан һәм кайда буласын укыгач, шушы милли бәйрәмгә бәйле бер вакыйга исемә төште. 15-20 еллар элек булган әлеге вакыйгага ул чагында әллә ни әһәмият бирмәгән идем. Яши-яши, төптәнрәк уйларга һәм күргәннәреңә нитиҗә ясарга өйрәнәсең икән. Түбән Каманың "җинаятьчеләр, хулиганнар шәһәре" дигән яман аты чыккан...