28 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Бер тиенлек бурыч
Почтальон кыз «заказной» хат китереп бирде. Бер җирдән дә хәбәр көтмәгәнлектән, аны җентекләп карап чыктым. Дөрес килгән, салым инспекциясеннән икән. Конверт эченнән бөкләнгән ике бит кәгазь килеп чыкты. Беренчесендә салым хезмәтенә бурычым булуы турында язылган. Куркытырга да онытмаганнар: янәсе, бурычымны түләмәсәм суд приставлары аша эзләтеп алачаклар икән. Ә икенче биттә...
-
Эльвир Әхәтов «Батырлар бәйгесе»ндә катнашты
28 августта Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Батырлар бәйгесе» дип исемләнгән турнир үткәрелде. Анда республикабызның татарча көрәш осталары арасыннан бары тик «иң-иң»нәрен - Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңүчеләрне генә чакырдылар, алар 100гә якын җыелды. Әнә шул «иң-иң»нәр арасында Түбән Кама медицина колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Эльвир Әхәтов...
-
Шәһәрнең беренче уку йорты
Түбән Камада иң «өлкән» уку йорты булган 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылуга быел 50 ел тула. Бу мәктәпне Түбән Кама тарихының чишмә башы дип атасаң, һич тә хаталану булмас. Чыннан да, мәктәп 1962 елның сентябрендә, шәһәрнең беренче бинасы буларак сафка баса. Ул чакта, Түбән Кама төзелешенә агылган беренче...