Туган як

30 март 2012 яңалыклары

  • 30 март 2012 - 12:52
    Нотариуслар кабул итә
    Закон, хокук мәсьәлә-сенә кагылышлы сорауларыгыз булса, Россия Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать кабул итү бүл-мәсе ярдәм итә ала. 10 апрельдә - нотариус Р.Гарипов, 24 апрельдә нотариус Р.Хәлиуллина белән очраша аласыз. Алар Студентлар урамындагы 9нчы йортта 15 - 17 сәгатьтә кабул итә. Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып...
  • 30 март 2012 - 12:48
    Льготалы кредитлар
    «Агропромышленность комплексын үстерү» программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле, муниципаль районда 1079 кешегә барлыгы 214 миллион сум льготалы кредит тапшырылган. Мондый максатчан кредитлар авыл кешеләренә мал-туар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа ягулык, чәчүлек орлык сатып алу, сарайлар төзү һ.б. өчен кирәк. 2011 елда гына 76 миллион сумлык 344 кредит бирелгән. Бу...
  • 30 март 2012 - 10:35
    Күршесен югалткан
    Вахитов урамындагы 16нчы йортта яшәүче берәү полициягә шалтыраткан һәм күршесенең инде өч тәүлек буе ишеген ачмаганлыгын әйткән. Тикшерү барышында квартир хуҗасының берничә көнгә командировкага китүе ачыкланган.
  • 30 март 2012 - 10:29
    Трамвайга да тынычлык юк
    Бызов урамындагы 1нче йорт каршында берәү башы белән трамвайны туктатырга теләгән. Бу исерекнең тукталышка кадәр барып җитәргә хәле булмаган, шуңа күрә ул рельслардан баручы трамвайны туктатырга теләгән: башта трамвайны башы белән сөзәргә тырышкан, барып чыкмагач, рельсларга сузылып яткан. Шул рәвешле максатына ирешкән, трамвай туктаган, әмма ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән трамвай...
  • 30 март 2012 - 10:24
    Яшәүдән туйганмы?
    Мурадьян урамындагы 12нче йорт подъездында 26 яшьлек Кама Аланы егете асылынып үлгән. Әлеге егетнең бертуган абыйсы сүзләренә караганда, ул Мәскәүдән кунакка кайткан. Юл уңаеннан, Түбән Камадагы абыйсына кереп чыккан һәм кунып калган. Иртән абыйсы - эшкә, ә бу егет әнисе янына Кама Аланына китәргә дип чыкканнар. Тукталышка барып җиткәч, ул,...
  • 30 март 2012 - 10:19
    Исерек баштан бутаган
    Тукай урамындагы 33нче йортның «старшие» полициягә шалтыратып, әлеге йортта яшәүче берәү үзенең велосипедын күршесенең кладовкасында табуы турында хәбәр иткән. Ә бераздан ул яңадан шалтыратып, әлеге ирнең исерек баштан үз кладовкасын күршесенеке белән бутаганлыгы ачыкланганын әйткән һәм полицияне борчыганы өчен гафу үтенгән.
  • 30 март 2012 - 10:12
    Чакырылмаган кунак
    Иске Чишмә авылында 37 яшьлек исерек ир бер хатынның йортына ишек ватып кергән. Түбән Кама тикшерү бүлегенең өлкән тикше-рүчесе М.Шиһбабаев сүзләренчә, бу адәм үзенең дус хатынын эзләп, аның ахирәте янына барган. Хуҗабикә исереккә ишекне ачмыйча гына, биредә хатынының юклыгын әйткән. Үз күзләре белән күрмәгән бу ир аңа ышанмаган һәм ишектәге...
  • 30 март 2012 - 10:08
    Безнең яшь самбочылар сынатмады
    Кукмарада шул поселок эшмәкәрләре, самбо ветераннары Анжела һәм Эдуард Насыйровлар призларына 12-16 яшьлек малайлар арасында самбо ярышы уздырдылар. Анда Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий-Эл, Чувашия һәм Татарстаннан барлыгы 260 яшь самбочы көч сынашты. Шул исәптән, безнең «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче дүрт малай катнашып, барысы да үз үлчәүләрендә призлы өченче...
  • 30 март 2012 - 10:01
    Тренер Юрий Тюнин истәлегенә
    Түбән Каманың бокс буенча беренче тренерларыннан булган, арабыздан вакытсыз киткән Юрий Тюнин истәлегенә багышлап, үткән ял көннәрендә «Факел» спорт залында бокс турниры уздырдылар. Ярышны ачу тантанасында «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Илдус...
  • 30 март 2012 - 09:40
    Көрәшчеләрнең яңа уңышы
    Узган ял көннәрендә Марий Эл республикасы башкаласы Йошкар-Олада 15-16 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россиянең рәсми беренчелеге үткәрелде. Татарстан җыелма командасына Түбән Каманың ике яшь көрәшчесен - Эрик Мәхмүтовны һәм Булат Динмөхәммәтовны керт-кән иделәр. Россиядәге республикалардан һәм өлкәләрдән 16 команда көч сынашкан бәйгедә Татарстан көрәшчеләре беренче урынны...
  • 30 март 2012 - 09:31
    Сак булыгыз!
    Орнитоз - кошларда һәм кешеләрдә була торган йогышлы авыру. Аны күзәнәкләр эчендә үрчи торган вирус барлыкка китерә. Орнитоз белән, нигездә, үрдәкләр, күркәләр, казлар, тавыклар, күгәрченнәр, тутый кошлар, чыпчыклар, фазаннар, акчарлаклар һәм башка кошлар чирли. Күркәләрдә авыру билге-ләре түбәндәгечә: бик нык ябыгалар, йомырка салулары кими. Үрдәкләр 20-30 көнлек вакытта еш чирлиләр....
  • 30 март 2012 - 07:27
    Барысына да өлгерәбез
    Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Тәгъзимә Садыйкова җитәкчелегендә, Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмасы февраль аеннан башлап, өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтә башлады. Бүгенге көндә 24 төркемгә берләшеп, барлыгы 430 пенсионер бу өлкәдә үз белемен арттыра. Безнең төркемдәге 17 кеше, компьютер белеменә өйрәнү өчен, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама...
Реклама