Туган як

3 февраль 2012 яңалыклары

  • 3 февраль 2012 - 07:32
    Суык булса да, матур
    Безнең якларда кыш бигрәк матур. Бар табигать ап-ак шәлгә төренгөн. Суык булгач, кешеләр дә җылы туннарын киеп йөриләр. Бала-чагага да рәхәт: таудан чана шуабыз, кар атышып уйныйбыз, карны әвәләп Кыш бабай һәм Кар кызлары ясыйбыз. Кышын көннәр кыска ә төннәр озын була. Кояш та безне үзенең җылысы белән артык сөендерми....
    219
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 07:29
    Яраткан уенчыгым
    Минем уенчыкларым бик күп. Ләкин иң яратканым «Бэби Бон» дигән курчак. Бу Америка курчагына татарча Лилия дип исем куштым. Мин курчагымны ашатам, аңа тәмле сулар эчертәм, хәтта бишек җыры җырлап йокларга яткырам. Ул миңа туганым кебек якын. Тик менә курчак булуы гына... Һәм мин түзмәдем, әти-әниемнән сеңлекәш алып кайтуларын сорадым....
    446
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 07:25
    Көз урманны ничек бизәгән? Әкият
    Ел фасыллар бөтенесе бергә җыелганнар да, урманны бизәү өчен үзләре яраткан төсләрне сайлый башлаганнар. Кыш акны сайлаган, Яз белән Җәй яшелне һәм башка аллы-гөлле төсләрне бүлешкәннәр. Ә менә Көз икеләнеп калган. Хәтта иң якын дусты Җил дә аңа киңәш бирә алмаган. Көз, ашыга-ашыга, кемне дә булса очрату нияте белән, авылга...
    454
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 07:21
    Безне кайгыртып...
    Укытучы! Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзе яраткан беренче укытучысы килеп басадыр. Чөнки, еллар үтә барган саен, аның ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре күңел түрендә һич үзгәрми саклана. Шулай да: «Яраткан укытучың кем?» дип сорасалар, мин, һич икеләнүсез, Любовь Николаевна Новикованы атар идем. Кайсы ягы беләндер ул...
    205
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 07:16
    Каникулым файдалы узды
    Яңа елны, кышкы каникулны без зарыгып көтеп алдык. Кышкы каникулда, абыем белән бергә авылда яшәүче дәү әти белән дәү әниләргә кунакка кайттык. Алар безне, без аларны бик сагынган идек. Абыем, миннән зуррак булганга күрә, кар көрәде, дәү әтигә ярдәм итте, ә мин дәү әниемә савыт-саба һәм идәннәрне юарга булыштым. Авыл...
    262
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 07:09
    Гаиләм белән горурланам
    Без гаиләдә дүрт кеше - әти, әни, абыем һәм мин. Әнием - Җәмилә, әтием - Марсель, абыем - Марат исемле. Без бик тату яшибез. Минем әти-әнием бик тырыш, эшчән һәм ярдәмчел кешеләр. Алар шушындый яхшы сыйфатларны бездә дә тәрбияләргә тырышалар. Әнием безне гел татлы ризыклар белән сыйлый. Ул тәмле ашлар...
    367
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 06:59
    Кайткан солдатлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды
    Узган ел Түбән Камага 1240 егет армия сафларында хезмәт срогын тәмамлап кайткан. Шуларның якынча 700е эшкә урнашкан, 95е исә укуларын дәвам итәргә булган, ә 176сы эш эзләү белән мәшгуль. Якынча 300 егет рәсми рәвештә урнашмаган килеш эшләп йөри, яисә якын-тирә шәһәрләргә барып эшләргә мәҗбүр. Узган атнада И.Садыйков исемендәге балалар һәм...
    413
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 06:07
    «Шинник» уңышлары
    «Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәрендә берничә ярышта уңышлы катнаштылар. Шимбәдә алар, тренерлары Илнар Гәрәев җитәкчелегендә, Чаллыга, яшьләр арасында милли спорт көрәше буенча Р.Гыймадиев призларына ачык шәһәр беренчелегенә барып кайтты. Анда безнекеләрнең бишесе мактау пьедесталына менде: үз авырлык үлчәүләрендә Азат Мөхәммәтдинов (20нче мәктәп), Булат...
    400
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 06:05
    «Ярыш»та ярыштылар
    Узган якшәмбедә шәһәребездәге «Ярыш» спорт комплексында яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Түбән Кама беренчелегенә ярыш үткәрелде. Моның максаты Татарстан беренчелегендә катнашу өчен Түбән Каманың ике җыелма командасын туплау, иң көчле яшь көрәшчеләрне сайлап алу иде. Командаларның берсе, 1992-1994 елгы егетләр, инде иртәгә үк Нурлат шәһәренә китә. Ә алардан яшьрәкләр, 1995-1997...
    165
    0
    0
  • 3 февраль 2012 - 05:58
    Лилия бүген дә көрәш келәмендә
    Ирекле көрәш буенча Европа чемпионы, халыкара класслы спорт остасы, көрәш тренерлары арасында бердәнбер хатын-кыз Лилия Исламова шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтте. Карап торышка бүген дә яшь кызлар кебек Лилиягә карата «юбилей» сүзен әйтү сәер тоела да бит, әмма шәһәребездә ул инде спорт ветераннарыннан берсе булып санала. Аның спорт белән...
    296
    0
    0
Реклама