Иң осталар ачыкланды
Түбән Кама нефть химиясе колледжында "Иң яхшы яшь слесарь" исеме өчен һөнәри осталык конкурсы узды.
Анда шәһәребезнең өч һөнәри белем бирү йортында - технология колледжында, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында, нефть химиясе колледжында укучы егетләр ярышты. Аларның осталыгын "Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең ремонт-механика заводы баш инңенеры В. Андрианов җитәкчелегендәге жюри...