Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Хәтерлибез... Баш иябез...

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын шәһәребездә зурлап бәйрәм иттеләр.

Бәйрәм чаралары Лемаев скверында, Халык иҗаты йортында һәм Җиңү монументы янында узды. Биредә бәйрәм иртәнге унда «Җиңүгә илтүче вальс» белән башланып китте һәм тантаналы митинг белән дәвам итте. 

Митингка Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм илебез тарихын хөрмәт иткән гади түбәнкамалылар килде. Чөнки илебездә бу сугыш җиле кагылмаган гаилә калдымы икән? Һәркемнең бабасы яки әтисе сугышта катнашкан булса, хатынкызлар тылда хезмәт итеп, җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. 

Әйе, ул сугыштан соң күп сулар акты, исән калган ветераннар сафлары да елдан-ел сирәгәя. Бөек Ватан сугышына Түбән Кама (элек Ширәмәт) районыннан барлыгы 7 833 кеше (район халкының 17%) фронтка чакырылган һәм мобилизацияләнгән булса, аларның 4885е Ватанын саклап, сугыш кырларында (60% тан артык) башын сала, туган якларына 2010ы гына әйләнеп кайта. Ә бүгенге көндә районда барлыгы 22 Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 

«1945 елгы майдан бирле күпме ел үтсә дә, безнең күңелләрдә сугыш һәм ул калдырган авыр яралар онытылмас. Бу бөек көнне мин Җиңүне үз җилкәләрендә күтәргән, тылда хезмәт иткән, тыныч тормышның кадерен белгән һәм якты киләчәк хакына хезмәт итәргә әзер булган һәр кешене чын күңелдән котлыйм! Бу Җиңү безнең яшәү, эшләү, балалар һәм оныклар үстерү хокукыбызны яклап һәм саклап калды. Бүген махсус хәрби операция зонасында катнашкан якташларыбызга да рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сез туган җирегезнең киләчәге өчен көрәшәсез. Ватанын чын күңелдән яратучы мондый уллар тәрбияләгән әти-әниләрегезгә чиксез рәхмәт. Җылы сүзләре, һәм догалары белән сезне көткән гаиләләрегезгә, хатыннарыгызга рәхмәт! Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларның якты истәлегенә башыбызны иябез», — диде Рамил Муллин үз чыгышында. 

Һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм залп белән искә алганнан соң, һавага тынычлык символы булган 78 күгәрчен җибәрелде. Җиңү көненә багышлаган чараларның иң дулкынландыргыч, күңелнең иң нечкә кылларына кагылган, күзләргә яшьләр китергән мизгеле — парадта быел 700 кеше катнашты.

Парадны гадәттәгечә җитди әзерләнгән, матур формалар кигән балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар ачып җибәрде. Алар артыннан саф-саф булып кадетлар, мәктәп укучылары һәм студентлар атлады. Быел парадта махсус хәрби операция зонасында булган түбәнкамалылар да катнашты. 

Бәйрәм чаралары барган Лемаев мәйданында җирле иҗат коллективлары чыгыш ясады, Түбән Кама оешмалары тарафыннан әзерләнгән интерактивтематик нокталар эшләде. Эзләү отрядлары экспедицияләр барышында табылган хәрби кораллар, савыт-саба һәм киемнәрдән ачык һавада музей оештырганнар. Түбән Кама китапханәчеләре бәйрәм кунакларын "Әдәби мәйданчык"ка чакырды. Биредә китап ярминкәсе эшләде, теләүчеләр "ачык микрофон«да шигырь укыды, кемдер осталык дәресләрендә катнашып, һөнәрен арттырды. 

Теләүчеләр өчен хәрби тематик фотозоналар да әзерләнгән иде. Мәйданда волонтерлар Җиңү бәйрәме символы булган «Георгий тасмасы» өләштеләр һәм әлеге тасма таратуның тарихын да сөйләделәр. 

Мәйданда шулай ук кыр кухнясы эшләп торды. Теләге булганнар тәмле ризыклардан һәм чәйдән авыз иттеләр. 

Көн кичкә авышкач, бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты янындагы сәхнәгә күчте. Биредә чакырылган дәрәҗәле кунаклар — Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, җырчы Ясмин һәм «VIVA» вокаль коллективы чыгыш ясады. 

Җиңү көнен бәйрәм итү кичке унда 1471 залптан торган алты минутлык салют белән тәмамланды. 

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар авылларда да узды. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, "Георгий тасма"лары өләшенде, ветераннарга бүләкләр таратылды.
Фото e-nkama.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев