Туган як

Владимир Путин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте

8 июль көнне Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйган.

Документта әлеге бәйрәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү максатлары белән билгеләп үтелә дип язылган. Әмма  аның ял көне булачагы турында Указда әйтелмәгән, димәк, ул эш көне булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: