Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Уңыш бәйрәме – Сөмбелә

Һәрбер ел фасылының үз матурлыгы бар. Кыш – үзенең әче бураннары, яз тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз?..

Алтын көз! Исеме дә әнә ничек матур яңгырый бит! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Табигатьнең иң асыл фасылы – алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме – Сөмбелә килә.

Ул вакытта инде урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын-сары толымлы булган.Кызлар аңа сары башаклардан такыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән.

Шушы көннәрдә без дә – шәһәрнең 7 нче балалар китапханәсендә шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары белән, «Сөмбеләне кем белә?» дип аталган уңыш бәйрәмен бик күңелле итеп билгеләп үттек.

Укучылар татарча шигырьләр сөйләп, халкыбызның төрле уеннарын уйнап, кызыклы табышмакларга җавап эзләп, көз турында мәкаль-сынамышларны искә төшереп, вакыт үткәнен сизми дә калганбыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев