Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Тукайга килдек

26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, шәһәребезнең Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Әдәби фестиваль — Шигърият бәйрәме гөрләде.

Парктагы бәйрәм чаралары 10.30 сәгатьтә башланды. Бирегә Тукай шигъриятен олылаучы шәһәрдәшләребез, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре, иҗат коллективлары җыелган иде. Килгән кунакларны җәлеп итеп, интерактив уеннар һәм флешмоблар оештырылды, осталык дәресләре үткәрелде, фотозоналар эшләде, китап ярминкәсе һәм күргәзмәсе дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. «Шигъри юллар» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү һәм, әлбәттә, «ачык микрофон» — форсаттан файдаланып, сәхнәдә чыгыш ясау, сәнгатьле сөйләү осталыгыңны күрсәтү мөмкинлеге дә булды. 

Алга таба бәйрәм тантанасы шагыйрь һәйкәле янына күчте. Анда Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган митинг оештырылды. Бәйрәм кунакларын, хакимият исеменнән Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина һәм Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Гарифуллин котлады. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесендә җиңгәннәргә бүләкләр тапшырдылар. 

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев һәм бүлекнең башкарма директоры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фирдәвис Хановның милләтебез һәм туган телебезгә багышланган чыгышлары да митингка җыелган шәһәрдәшләребезне битараф калдырмады. 

Күркәм гадәт буенча, һәйкәл янына «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да күтәрелде. Аларның чыгышларын һәм үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле укуларын тамашачылар алкышларга күмде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә нәтиҗәле иҗади хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, әдәби берләшмә әгъзалары, шагыйрьләр Рәфәт Шәйдуллин, Мирзанур Шәймурзин, Инзилә Галиуллина, Мөнҗия Хәлимова һәм Фәнүзә Сабирова Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Шунысын да искәртү урынлы булыр, әле алдагы көнне генә шәһәребезнең «Сөембикә» исемендәге 64 нче балалар бакчасында (мөдире — ТР Атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова) «Тукай варисы-2025» россиякүләм бәйгесенең финалы узган иде. Әлеге күркәм чараның кайтавазы буларак, бәйгедә җиңү яулаган Мәрьям Сәхәбиеваны һәйкәл янында узган Шигърият бәйрәмендә дә тантаналы рәвештә тәбрикләделәр. 

Бәйрәм барышында шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, шигърият сөюче түбәнкамалылар һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм бергәләшеп «И туган тел» җырын башкардылар...

Әнә шулай итеп, республикабызның барлык районнарында, шәһәрләрендә һәм илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендәге кебек безнең Түбән Камада да Шигърият бәйрәме югары дәрәҗәдә узды. 

Фотоларда: Шигърият бәйрәме мизгелләре 
Рафаэль Ракыйпов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев