Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Каманың Шәһәр көнендәге бәйрәм концертын 25 мең кеше караган

Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Түбәнкамалылар шәһәрнең туган көнен билгеләп үтте. «СемьЯ» паркында гаиләләр өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

Бәйрәм кунаклары спорт ярышларында көчләрен һәм тапкырлыкларын сынап карый алды, уеннарда һәм конкурсларда зирәклек күрсәтте, «ЭкоДвиж» фестивалендә катнашты һәм «Сотвори искусство» хәйрия ярминкәсендә ошаган товарны сатып ала алды. Шулай ук паркта зур фотокүргәзмә тәкъдим ителде. 

Иң яхшыларга шәһәр мэры дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Профессионалы» номинациясендә беренче урынга Алмаз Фәттахов, икенче урынга — Марат Кучкаев һәм өченче урынга — Вадим Тарасов лаек булды. Ә «Любители» номинациясендә иң яхшысы Сергей Белобров булды. Икенче урынны — Владимир Кондратенко, ә өченче урынны берьюлы ике катнашучы Андрей Нехорошкин һәм Дмитрий Герасимов алды.

Символик рәвештә, «СемьЯ» паркы янындагы сәхнәдә Рамил Муллин 22 һәм 23 сентябрь көннәрендә никахлашкан алты парны котлады. Ул яңа өйләнешүчеләргә ныклы сәламәтлек һәм озак еллар бергә яшәүләрен теләде.

Бәйрәм чаралары Түбән Кама иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте. Соңыннан сәхнәгә махсус кунаклар — «Казан Егетләре» триосы чыкты. Аннары аларны Guns һәм Динара Рәхимова алмаштырды. Алар рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар.

Кичәне «Отпетые мошенники» Россия поп-төркеме дәвам итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Кичке концертны 25 меңнән артык кеше карады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев