Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада шигърият бәйрәме узды

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә, республикабызның барлык шәһәрләрендә һәм авылларында ел саен Шигърият бәйрәме зурлап билгеләп үтелә.

Бу күркәм гадәткә быел да тугрылыклы калдык. Түбән Камада Тукайга багышланган чаралар #ТУКАЙФЕСТ проекты кысаларында гөрләп узды. 

Бәйрәм чаралары Гадулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында иртәнге 10.00 сәгатьтә «Вәт Булдырасыз!» дигән исем астында татар халык уеннары белән ачылып, төрле яшьтәге шәһәрдәшләребезне үзенә җыйды. 

Соңрак, 15.00 сәгатьтә, Тукай шигъриятен олылаучы шәһәрдәшләребез, мәктәп укучылары, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. иҗат коллективлары шәһәребезнең «Яшь тамашачы театры» на җыелды. Анда театральләштерелгән пролог һәм «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең!» конкурсында шагыйрьнең шигырьләрен иң сәнгатьле итеп укучылар бәйгесендә җиңгәннәрне бүләкләү тантанасы булды.

Муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин конкурста катнашучыларны Шигърият бәйрәме белән котлады. «Әгәр без ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм татар телен саклыйбыз һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен бар көчебезне куябыз икән, халкыбыз алга таба да милләт буларак яшәячәк», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы. 

Тантанадан соң түбәнкамалылар янә Тукай исемендәге уку һәм ял паркына җыелдылар. Анда бәйрәм хөрмәтенә бай программа әзерләнгән иде. Кунакларны төрле осталык дәресләре, театральләштерелгән тамашалар, флешмоблар, фотозоналар, китап күргәзмәләре һәм ярминкәләре белән сөендерделәр, әдәби һәм мәдәни конкурсларда җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләделәр. Һәйкәл янында Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган митинг оештырылды. Шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, шигърият сөйюче түбәнкамалылар һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм бергәләшеп «И туган тел» җырын башкардылар. 

Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә актив һәм нәтиҗәле иҗади хезмәтләре өчен «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, язучы Нурзия Мирхазова, шагыйрьләр Марс Хафизов һәм Рәфыйк Әхмәдиев Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Шәһәребездә Шигърият бәйрәме югары дәрәҗәдә узды. Дөрес, бездә генә түгел, республикабызның барлык районнарында, кечкенә һәм зур авыллардан башлап, барлык шәһәрләрдә, алай гына түгел илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә, хәтта төрки телле халыклар яшәгән чит илләрдә дә Шигърият бәйрәмен зурлап билгеләп узалар. Тукаебызны онытмыйлар, аның якты рухын әнә шулай зурлап искә алына икән, димәк, татар халкын да хөрмәт итәләр, аның белән исәпләшәләр дигән сүз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев