Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Шәһәр көнен билгеләп үттеләр

30 нчы августта Шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада төрле күңел ачу чаралары булды.

Бәйрәм “Коляскалар парады” белән башланып китте. Ул Николай Лемаев исемендәге скверда узды. Парадта 52 гаилә катнашты. Шулай ук анда интерактив мәйданчыклар да оештырылган иде.

«Безнең ишегалды»республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын ачу тантанасы да булды. Мондый чаралар  дүрт йорт ишегалдында – Корабельная урамының  26 йорты, Химиклар урамының 104,108 йортлары, Бызов урамының 10,12,14,16 йортлары, Төзүчеләр урамының 33, 33а йортлары янында узды. Бәйрәм кунаклары өчен  концерт, бүләкләү тантанасы, конкурслар, сәүдә мәйданчыклары һәм башка күңел ачу чаралары оештырылган иде.

Халык иҗаты йорт каршындагы мәйданда милли мәдәниятләр фестивале узды. Чарада барлыгы 15 милли оешма чыгышлары тәкъдим ителде.

Кич белән түбәнкамалылар өчен Габдулла Тукай исемендәге һәм «Гаилә» паркларында, Николай Лемаев исемендәге мәйданчыкта ачык һавада фильмнар күрсәтелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев