Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Йөкле хатын-кызлар көнен концерт һәм модалы дефиле белән билгеләп үттеләр

Бәйрәм Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә узды.

Түбән Камада 7 октябрьдә Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды.

Оештыручылар булачак әниләрне Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә җыйдылар, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте.

Фойедагы фотозоналарда хатын-кызлар истәлеккә фотога төште, социаль фонд, мәшгульлек үзәге һәм ЗАГС белгечләреннән консультацияләр алу мөмкинлегенә ия булды.

Актлар залында кунаклар өчен шәһәр коллективлары катнашында концерт номерлары әзерләнгән иде. Бәйрәм белән шулай ук хакимият һәм руханилар да котлады.

Йөкле хатын-кызлар көне елга ике тапкыр, 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә. Апрель аенда Түбән Камада бу уңайдан беренче бәйрәм хатын-кызлар консультациясендә узган иде.

Фото: e-nkama. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев