Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада быел мәктәпне 888 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады

Шуларның 185е — медаль ияләре.

Түбән Камада быел мәктәпне 888 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Шуларның 185е — медаль ияләре. 27 июньдә Кама яр буенда чыгарылыш кичәсе узды. 

Чарага дәрәҗәле кунаклар — Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, ТР Икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева һәм «Росприроднадзор»ның ИделКама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова килгән иде.

«Киләчәктә барыгызга да уңышлар гына юлдаш булсын: сыйфатлы белем алыгыз, гаилә корыгыз, яңа үрләр яулагыз, чөнки сез моңа лаек! Кече ватаныгызны, туган Түбән Каманы беркайчан да онытмагыз», — дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Радмир Беляев. 

«Безнең өчен яңа тормыш башлана, күңелсезләнергә урын булмаячак!» — дип уртаклашты 10 нчы мәктәптән Диләрә Гафиятова. 

Әлбәттә, һәрбер чыгарылыш кичәсендәге кебек монда да чараның иң дулкынландыргыч мизгеленнән — хушлашу вальсыннан башка узмады. 

Тагын шунысын да искәртү урынлы: быел БДИда100 балл җыйганнарны планшетлар белән бүләкләделәр. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев мәктәпне тәмамлаучыларны бүләкләүнең яңа традициясенә нигез салды. Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелдан башлап, һәр ел саен, БДИда 100 балл җыйган унберенче сыйныф укучыларына район җитәкчелеге кыйммәтле бүләкләр тапшырачак. Быел планшетлар бирергә карар кылынган. Әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теленнән имтиханнарда бик югары нәтиҗәләр күрсәткән 13 балага Радмир Беляев гаджетларны шәхсән үзе тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев