Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада 400 дән артык кеше «Җиңү вальсы»на кушылды

Акциядә теләге булган һәркем катнаша алды.

Түбән Камада традиция буенча Халык иҗаты йорты мәйданында берничә буын түбәнкамалыларны берләштергән «Җиңү вальсы» язгы иҗади акциясе узды. 

Беренче тапкыр «Җиңү вальсы» бию акциясен оештыру идеясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә барлыкка килә. Хәзер аны Россия шәһәрләрендә ел саен үткәрәләр. Түбән Камада да аны шәһәр халкы яратып өлгерә. Узган ел биергә 200гә якын кеше килсә, быел вальс әйләнүчеләр саны 400дән артык иде. Акциядә теләге булган һәркем катнаша алды. Ә чара традиция буенча Халык иҗаты йорты янында узды. 

«Җиңү вальсы» — Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт билгесе, киләчәк буыннар өчен тыныч күк астында яшәү хокукын яулаганнары өчен рәхмәт белдерү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев