Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Каманың иң талантлы балалары бәйрәм парадында катнашты

Шәhәрдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм парады узды. Анда музыка мәктәпләренең, балалар бакчаларының, «Кванториум»ның һәм башка учреждениеләрнең иң талантлы кызлары hәм малайлары катнашты. Алар – олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, призерлар hәм иҗат коллективларына йөрүчеләр.

«Җылы учлар» фестивале 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелде. Мондый чараларның максаты бәйрәм оештыру гына түгел, балалар хокукларын яклау һәм күңелсезлекләрдән саклау турында искәртү дә.

Бәйрәм Шәһәр музее янында бию флешмобыннан башланды, аннары балалар Халык иҗаты йорты янына агылды.

Парадта катнашучы яшь түбәнкамалыларны тантаналы рәвештә сәламләделәр. Башкарма комитеты җитәкчесе Муллин балаларны бәйрәм белән котлады.

Халык иҗаты йорты мәйданында балалар өчен интерактив программа оештырылган иде, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең зона һәм республика турларында җиңүчеләр чыгышлары булды. Ә соңрак Казан җырчысы Лэйна үзенең иң яхшы җырларын башкарды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев