Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Яшьләр көнен зурлап билгеләп үттеләр

Шимбә, 25 июнь көнне, Яшьләр көне уңаеннан, Кызыл Чишмә бистәсендә төрле чаралар үткәрелде.

Түбәнкамалылар өчен фотостанция, иҗади мастер-класслар, кросфит буенча ярышлар, джамперларның чыгышы оештырылган иде.

Сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерүгә дә игътибар бирелде. Теләгән һәр кеше кандагы холестерин, шикәр дәрәҗәсен тикшерә, кан басымын үлчи һәм ВИЧка тест тапшыра алды.

Кич белән танылган җырчы Ханна чыгыш ясады. Аның концертын карарга 30 меңләп кеше җыелды.

Бәйрәм матур салют белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X