Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Сабантуйның кайчан булачагы билгеле булды

Быел шәhәрдә сабантуй 11 июньдә, ә авыл җирлекләрендә бәйрәм 12 һәм 13 июньдә узачак.

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләренә әлеге чараны үткәрү өчен мәйданчыкны әзерләргә кушкан.

"Кызганычка каршы, әлегә мәйдан яртылаш суда тора, шуңа күрә бу мәйданчыкны оператив рәвештә әзерләргә кирәк. Торак-коммуналь өлкәсе, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләреннән әлеге мәйданчыкка чыгуларын сорар идем. Мәйданны шәһәр халкын һәм бәйрәм кунакларын лаеклы каршы алу өчен тәртипкә китерергә кирәк", - дип белдергән ул.

Башкарма комитет җитәкчесе сөйләвенчә,18 июньдә Түбән Кама делегациясе федераль Сабантуйга Ульяновскка юл тотачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев