Туган як

Түбән Камада “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән шигърият бәйрәме булды

26 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге уку hәм ял паркында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга hәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән шигърият бәйрәме узды.

Чара кече сәхнәдә башланды. Бәйрәмдә бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, “Тукай мирасы” акциясендә җиңүчеләрне hәм “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең“ бәйгесендә 3 нче урынны яулаган укучыларны тәбрикләделәр. Балалар уеннарда, квестларда катнаштылар.

Төп тантана Тукай hәйкәле янында дәвам итте. Анда “Тукай мирасы” акциясендә 1 һәм 2 урыннарны алучылар шигырьләр уку буенча флешмобта катнаштылар. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Муллин шәһәр халкын һәм кунакларны шигърият көне белән тәбрикләде.

“Кыска вакыт яшәсә дә, ул бик зур иҗат, бик зур әдәбият hәм бик зур мирас калдырган. Бүгенгә аның шигъриятен, аның әсәрләрен укысаң, ул безнең арада әле бүген дә йөргән кебек, hәм без моны балаларыбызга җиткерергә тиеш. Әгәр дә милләт булып, халык булып үз телебезне саклап яшисебез килә икән, шушы шәhәребездә, шушы илебездә – без инде моның өчен hәрберебез үз көчен куярга тиештер”, –  дип билгеләп үтте Р.Муллин.

 

 

Төп сәхнәдә конкурста 1 һәм 2 нче урыны яулаган укучыларга  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Шәhәребезнең җырчылары һәм биючеләре катнашындагы  искиткеч матур концерт бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: