Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парад узды

Тантаналы чара Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүче барабанчылар уйнавы белән башланды.

Парадны байрак төркеме ачты. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүче, уку отличнигы Рөстәм Фәтхетдинов Җиңү Байрагының күчермәсен, ә кадетлар, уку отличниклары Нуршат Галиев һәм Родион Чикуров Россия, Татарстан һәм Түбән Кама районы флагларын күтәреп бардылар.

Чарада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы, шәһәр көллиятләре, мәктәпләре, Түбән Кама химия-технология институты, юнармия, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре запасының сугышчылары катнашты. Парадны Бөтенроссия слетларының җиңүчеләре – кадетлар тәмамлады.

Шуның белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг төгәлләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев