Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Кама Сабантуенда Илсөя Бәдретдинова һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак

11 июньдә мәйданда шәhәр Сабан туе уза.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов бәйрәм программасы белән таныштырды.

9.00 сәгатьтә тематик мәйданчыклар, сәүдә эшлиячәк.

10.00 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша башлана.

Бәйрәмнең төп өлешеннән соң спорт ярышлары, ипподромда атлар чабышы, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Моннан тыш, Сабантуй кунакларын традицион авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен татар милли уеннары, «Актай» мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары көтә.  

Түбәнкамалыларны бәйрәм белән котларга татар эстрадасының йолдызлары Фирдүс Тямаев һәм Илсөя Бәдретдинова киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев