Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Шәhәрдә сәләтле балалар фестивале узачак

26 майда Түбән Камада сәләтле балалар фестивале була.

Чарада республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, муниципаль һәм региональ этапларда җиңүчеләр, призерлар, укытучылар, шулай ук, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучылар катнашачак. Барлыгы – 275 бала һәм 162 укытучы.

Быел төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда 4-11 сыйныфтан 19 684 укучы катнашкан. Бу – районның барлык мәктәп балаларының 60% ы.

2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча муниципаль этапта җиңгән 4 310 укучы арасыннан 312се региональ этапка чакырылган һәм районга 179 призлы урын алып кайткан, шуларның 24се Бөтенроссия олимпиадасында катнашкан – сигезе призлы урын алган.

Сәләтле балалар фестивале нефть химиячеләр паркында 16.00 сәгатьтә була.

Фестивальдән соң 17.30 сәгатьтә паркта балалар коллективлары чыгыш ясаячак.

Кичке 18.00 сәгатьтә Химиклар көне уңаеннан концерт-күңел ачу программасы уза. Чарада "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең иҗат коллективлары һәм чакырылган артистлар катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев