Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Шәһәр көне: кайда, нәрсә?

30 нчы августта Түбән Камада «Шәһәр көне» билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан шәһәребездә төрле күңел ачу чаралары оештырыла.

11.00-16.00 сәгатьтә Николай Лемаев исемендәге мәйданда интерактив мәйданчыклар оештырылачак. Шушында ук 11.00 сәгатьтән «Коляскалар парады» башлана. Чараларга килгән халыкка көн дәвамында сәүдә палаткалары хезмәт күрсәтәчәк.

17.00-20.00 сәгатьтә «Кояшлы алан»да шәһәр  халкы өчен спорт ярышлары һәм эстафеталар узачак. Шушында ук 18.00 сәгатьтә шәһәр җитәкчеләре һәм эшкуарлары арасында футбол буенча иптәшләр матчы башлана.

16.00-19.00 сәгатьтә Халык иҗаты йорт каршындагы мәйданда милли мәдәниятләр фестивале оештырылачак.

19.00-21.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге һәм «Гаилә» паркларында, Николай Лемаев исемендәге мәйданчыкта ачык һавада фильмнар да күрсәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев