Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Республика көне: кайда, ничек?

Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары шәһәрнең башка иҗтимагый мәйданнарында һәм район авылларында да югары дәрәҗәдә узды.

30 агустта Татарстаныбызның барлык төбәкләрендә Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр. Шул исәптән, Түбән Камада да бик күп бәйрәм чаралары оештырылган иде. 

Бу көнне «Гаилә» паркында, Н. В. Лемаев исемендәге мәйданда, «Яшь тамашачылар театры»нда һ.б. кешеләр күп йөри торган җәмәгать урыннарында түбәнкамалыларның күңелләрендә якты эз калдырырлык бәйрәм мизгелләре булды.

Әлбәттә, чараларның иң дәвамлысы, Лемаев скверында оештырылган иде. Басма мәгълүмат чаралары вәкилләре, шул исәптән, «Туган як» газетасы хезмәткәрләре дә, көне буе шунда булдык. Моның бик җитди сәбәбе — «Җәлил» театр комплексы каршында зур гына «Китап ярминкәсе» эшләп торды. Биредә «Сибур» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында беренче тапкыр «Җәйге китап фестивале» үткәрелде. 

Китап укучылар юк бит инде хәзер, смартфоннар, айфоннар, тагын әллә нинди "фон«нар булганда, нәрсәгә ул китап, дияргә ашыкмагыз. Үзем дә соңгы вакытларда китап укучылар бик сирәктер, дип уйлый башлаган идем. Китап ярминкәсендә булып, аны үз күзләрем белән күргәч, фикерем үзгәрде. Чират торып китап алучылар, инде еракта калган совет заманнарындагы китап кибетләрен искә төшерде. Бар икән бит әле әдәбият сөючеләр! 

Ярминкәгә 30 дан артык нәшрият вәкилләре үзләрендә җитештерелгән китапларны алып килгәннәр. Монда төрле жанрдагы әсәрләр — роман, повесть, шигърият, тарихи-документаль китаплар, комикслар һәм башка бик күп полиграфия басмалары тәкъдим ителде. 

Яныбызга килеп, игътибар белән китаплар сайлый башлаган түбәнкамалы Равил Саматов, «Китаплар яратасыз бугай?» дигән соравыма: 

— Яшь чагымда күп укыдым. Хәзер, ничектер, укудан бизелгән. Монда махсус китап алу өчен килмәгән идем. Аппетит ашаганда ачыла дигәндәй, карый башлагач, кызыксындым, берничә китап алырга булдым, — дип җавап бирде. 

Ярминкәдә тагын бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте — китап сайлаучыларның күбесе яшьләр, урта буын кешеләре. Шулай булгач, «яшьләр китап укымый» дип сөйләүчеләр тирән ялгыша. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, киләчәктә китап укучылар булмас, дип уйлаучыларга да җавап таптым. Безнең «Татмедиа» палаткасына куелган китаплар арасыннан иң күп сатылганнары балалар өчен чыгарылган татарча китаплар булды. Матур полиграфик бизәлештәге әкиятләр, «буягычлар», төсле открыткалар балаларны бик тиз үзләренә җәлеп итте. Гадәттә, әти-әниләре белән үтеп барганда, алар прилавка янына киләләр. Китапның беренче битен ачып, күз салуга, әти-әниләре дә аның затлы китап икәнен аңлап алалар. Ә бу балалар берничә елдан үзләре яшьләр рәтендә булачак бит. Әгәр кечкенәдән ата-аналар балаларына китапка карата кызыксыну уяталар икән, киләчәктә аларның матур әдәбиятка мәхәббәтләре сүрелмәячәк. 

Фестиваль барышында, ярминкә мәйданы уртасында, төрле яшьтәге балалар өчен рәсем төшерү, китапчыклар ясау буенча осталык дәресләре дә үткәрелде. Анда Габдулла Тукай исемендәге китапханәләр системасы мөдире Гөлназ Арсланова җитәкчелегендә китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык куйды. «Между нами химия» дигән химия тармагына кагылышлы фәнни лекцияләр, «Кама буендагы шәһәр: киләчәктә Түбән Кама нинди булыр?» дигән темага сәнәгать туризмы турында фикер алышулар да бик күпләрне җәлеп итте. Ә менә мәктәп кирәкяраклары, биштәрләр тапшыру тантанасы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә җыенган балаларның күңелләрендә матур истәлек булып озак сакланыр, мөгаен. 

Бу көнне Түбән Кама микрорайоннарында, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча күптән түгел төзекләндерү тәмамланган ишегалларында да бәйрәмнәр узды. Ул тантаналарда, шулай ук, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Мәсәлән, Химиклар проспектындагы 95, 97 һәм 99 нчы йортларда яшәүчеләр өчен иҗади мәйданчыклар — китап экспозицияләре, кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе эшләде. 3 нче спорт мәктәбенең киокусинкай бүлеге укучыларының күрсәткеч чыгышлары булды. Өлкәннәр һәм балалар арасында шашка һәм шахмат ярышлары оештырылды.

Әле Республика көне алдыннан гына, Вокзал урамындагы 34 нче йортның фасадына мурал (шәһәрдәге күпкатлы йорт диварына ясалган гаять зур рәсем) эскизын эшләү буенча шәһәр рәссамнары арасында бәйге игълан ителгән иде. Анда шәһәрдәшебез, танылган рәссам Илдус Мортазинның «Корабельная рощада таң ата» дигән картинасы җиңү яулады. Шәһәр көнендә аны ачу тантанасы булды. Рәссамга Диплом тапшырылды. 

Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары шәһәрнең башка иҗтимагый мәйданнарында һәм район авылларында да югары дәрәҗәдә узды. 

Фотолар vk. com/ntrtv сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев