Рекордлы сан: Түбән Камада Химиклар көненә 53 мең кеше килгән
Бу — шәһәр тарихында иң масштаблы вакыйга.
23 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелде. Быел бу чарага рекордлы 53 мең кеше җыелган.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бу — шәһәр тарихында иң масштаблы вакыйга.
«СИБУРга рәхмәт, барлык вакыйгаларны оештыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт! Түбәнкамалыларга һәм шәһәр кунакларына рәхмәт!» — дип ассызыклады Беляев.
Бу көнне шәһәр халкы өчен «Гаилә» паркында бик күп активлыклар оештырылды: мастер-класслар, концерт, балалар өчен күңел ачулар, спорт уеннары.
Кич белән Нефтехимиклар паркында зур концерт узды, анда Dabro төркеме, җырчы Алсу һәм Shaman чыгыш ясады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев