Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Рамил Муллин түбәнкамалыларны шәһәрнең 56 еллыгы белән котлый

Бүген, 22 сентябрьдә, Түбән Кама 56 нче туган көнен каршылый.

Шул уңайдан шәhәр мэры Рамил Муллин түбәнкамаларны шәһәр көне белән котлый.

«Кадерле түбәнкамалылар!Яраткан шәһәребезнең туган көне уңаеннан чын күңелдән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Язмышларыбыз ничек кенә булмасын, әмма Шәһәр көнендә янә үзеңнең кече Ватаныңны ярату хисе кичерәсең. Зур һәм тату гаилә булып, биредә туып - үскән, Түбән Каманы төзергә һәм үстерергә килгән, аны даими яшәү урыны итеп сайлаган талантлы, максатчан, матур һәм юмарт кешеләр яши.

Иртәгә Түбән Каманың нинди булуы безнең бердәмлегебездән һәм туган җиребез өчен фидакарь хезмәт итәргә әзерлегебездән тора. Әйдәгез, якындагы еллар безнең шәһәр үсеше һәм бөек хезмәт казанышлары чоры булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик.

Сезгә чын күңелдән, кадерле якташлар, иминлек, сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телим».

Бүген бәйрәм уңаеннан шәhәрдә төрле чаралар уза:

«Эшкә - велосипедта» Бөтенроссия акциясе;

 9.00 – шәһәр зиратының мактаулы гражданнары аллеясында шәһәр җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, ветераннар советы катнашында чәчәкләр салу тантанасы;

11.00 – Җиңүнең 30 еллыгы урамында «Бала туды – агач утырт» проекты кысаларында агачлар утырту;

13.00 – Халык иҗаты йортында шәһәрнең мактаулы гражданины исемнәрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы;

15.00 – трамвай депосында тантаналы рәвештә трамвайлар парады;

16.00 – «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында, ремонт эшләреннән соң, ишегалларын ачу тантанасы (Шинчылар пр., 43, Менделеев ур., 31, 33, 35, hәм, шулай ук, Гагарин ур., 27).

Шулай ук, бу көнне капремонттан соң тантаналы рәвештә «Эйдос» үзәге, ДЮСШ-1 ачылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев