Туган як

Рамил Муллин түбәнкамалыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин шәһәр халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

"Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

1 Май – тынычлык һәм хезмәт, эш кешесен зурлау бәйрәме, киләчәккә өмет билгесе. Төрле һөнәр һәм буын кешеләрен берләштереп, ул яхшылыкка, хезмәт уңышларына, гаилә бәхетенә өмет бүләк итә.
Безнең һәрберебез үз хезмәте белән гаиләсе өчен генә түгел, ә шәһәр һәм республикабыз иминлеге өчен дә нигез булдыра. Һәр игелекле эш бөтен җәмгыятьтә зур үзгәрешләр барлыкка китерә. Шәһәребез халкы да, авыл җирендә яшәүчеләр дә бу хакыйкатьне үзләренең көндәлек нәтиҗәле хезмәте, эчкерсез фидакарьлеге белән раслый!

Һәрберебез бу бәйрәмне үзенчә кабул итә. Безнең ветераннар, өлкән буын кешеләре өчен ул элеккечә үк бердәмлек һәм татулык көне булып кала бирә. Яшьләр өчен ул – яңа башлангыч, язгы кәеф, көч-куәт көне. Әмма һәрберебездә дә ул бер үк төсле шатлыклы һәм якты уйлар, якынлашып килүче җылылык, яңа башлангычларны тою хисе уята!
Үз хезмәтебез белән яшәешебезне, Түбән Кама районының тормышын тагын да яхшырак итә алачагыбызга ышанам! Түбән Каманың барлык казанышлары һәм җиңүләренең төп нигезе, һичшиксез, аның кешеләре, коллективларыбыз, предприятиеләребез хезмәте, түбәнкамалыларның туган шәһәре һәм районы хакына игелекле эшләр башкарырга осталыгы һәм теләге.

Барыгызга да иминлек һәм уңышлар телим! Һәр туар көн сезнең гаиләләрегезгә шатлык, сәламәтлек һәм бәхет бүләк итсен!"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: