Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Рамил Муллин түбәнкамалыларны Балаларны яклау көне белән котлады

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Кама халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

“Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне чын күңелдән беренче җәйге бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Балалар - безнең киләчәгебез һәм тормыш мәгънәсе. Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, территориябезне үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Үзебезгә нинди алмаш тәрбиялибез - Түбән Каманың киләчәге шундый булачак. Нәкъ менә шуңа күрә аларны кайгыртучанлык һәм аңлау белән уратып алган гаиләләр, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек чолганышында үсә торган балаларны, үзләренең туган йортын һәм ата-аналарын тапкан ятим балаларны тәрбияләүче гаиләләр аерым рәхмәткә лаек.

Түбән Камада талантлы балалар күп: спортчылар, фән олимпиадаларында, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, ярышларда җиңүчеләр. Үз эшчәнлекләре, күңел кушуы буенча балаларыбыз сәламәт, бәхетле булсын, рухи һәм әхлакый үссен өчен барысын да эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ә без киләчәктә дә бу омтылышларга ярдәм итәчәкбез, талантларны үстерәчәкбез, аларның энергиясен кирәкле эзгә юнәлдерәчәкбез.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим. Һәр йортта сезнең йөрәкләрегезне чын ата-ана бәхете хисе белән тутыручы балалар тавышы яңгырасын!”

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X