Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады.

Муллин искәртүенчә, быел мәктәпне 1071 укучы – 11 сыйныфны, 2669 укучы төп мәктәпне – 9 сыйныфны тәмамлаячак.

“Сезнең күбегез студент булачак, аларны тормышта бик күп кызыклы мизгелләр көтә. Әмма яңа сәхифәне ачканда, сезнең белән һәрвакыт янәшә булган әти-әниләрегезне, алар белән яратырга һәм дус булырга өйрәнгән сыйныфташларыгызны, туган мәктәбегезне, сезгә күңеленең бер өлешен салган укытучыларны онытмагыз”, – диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә укытучылар ярдәмендә балалар белем генә түгел, ә кешеләр белән аралашу, беренче кыенлыкларны җиңеп чыгу тәҗрибәсен ала, беренче җиңүләр тәмен татый.

“Олы тормышта сезне, һичшиксез, ачышлар, уңышлар һәм җитди казанышлар көтә. Алга карап, үз юлыгыз белән кыю барыгыз. Үз-үзегезгә ышаныгыз. Хәтерегездә тотыгыз: туган Түбән Кама сезне һәрвакыт көтә! Бу матур көндә сезгә көч, күтәренке рух, иҗади илһам һәм уңышлар телим! Хәерле юл сезгә!” – диде Рамил Муллин.

Бу хакта шәһәр һәм район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев