Туган як

Кызыл Чапчакта балалар Сабан туе гөрләде

Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында балалар Сабан туе узды.

Бәйрәмдә пролог, концерт программасы, спорт ярышлары һәм кызыклы конкурслар булды. 

Хәтта көрәш буенча абсолют батырны да сайладылар. 

Кызыл Чапчакта балалар сабантуе җиденче ел рәттән үткәрелә. Кунаклар саны елдан-ел арта бара.

Быел бәйрәмдә Сәидә Мөхәммәтҗанова да булды. «Голос» телепроектының йолдызы берничә җыр башкарды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: