Келәтле авылында Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр
Питрау ул — табигатьне олылау, аңа табыну, шөкерана итү, матурлыкка мәдхия җырлау.
Узган шимбәдә, 12 июль көнне, Келәтле авылында Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
Питрау ул — табигатьне олылау, аңа табыну, шөкерана итү, матурлыкка мәдхия җырлау. Элек-электән бу көннәрдә керәшеннәр туган авылларында җыелганнар, бер-берсе белән күрешкәннәр, аралашканнар, үзара котлашканнар һәм, әлбәттә, күңелле бәйрәмнәр оештырганнар.
Бәйрәм башланыр алдыннан Николай Чудотворец чишмәсе янындагы часовняны изгеләштерү йоласы башкарылды. Шуннан соң бәйрәмне ачу тантанасының бер өлеше булган Пролог күрсәтелде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен ачу һәм тәбрикләү сүзләре әйтү өчен сәхнәгә мәртәбәле кунаклар — Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина; «Медтехника» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры, ТР атказанган сәүдә хезмәткәре, РФ һәм ТР атказанган медицина хезмәткәре Геннадий Муллин; Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Салимовны чакырдылар. Питрау бәйрәмен әзерләшүдә тырышлык куйган һәм керәшен халкының гореф-гадәтләрен яңартуга зур өлеш керткән Геннадий Владимирович Шадрин, Павел Федорович Золотов, Александр Николаевич Муллин, Людмила Михайловна Зайцева муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Түбән Камада керәшеннәрнең милли-мәдәни үзәге 1992 елда төзелгән иде. 30 елдан артык вакыт эчендә ул милли йола-гадәтләрне саклау, бәйрәмнәр үткәрү, ансамбльләр оештыру буенча бик күп эшләр башкарды һәм хәзер дә башкара! Монда Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинованың тырышлыгы, керткән өлеше турында искә алмасак, гадел булмас иде. Рәхмәт йөзеннән сәхнәгә Тамара Алексеевнаның үзен чакырдылар. Керәшен халкы өчен зур эшләр башкарган бу ханым, үз чиратында, барлык карендәшләрне Питрау бәйрәме белән котлады, керәшен фольклор ансамбльләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, 35 ел дәвамында Келәтледә Питрау бәйрәмен оештыруда башлап йөрүче активист Ольга Михайловна Вагурованы Түбән Кама керәшен мәдәниэтнографик җәмгыятенең медале белән бүләкләде.
Бәйрәм программасында милли уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары да оештырылды. Биредә теләгән һәркем капчык белән сугышу, бау тартышу, чүлмәк вату, аякларга капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, кул көрәше һәм башка мавыктыргыч ярышларда көчләрен сынап карый алдылар. Осталык дәресләре оештырылды.
Уеннар җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәм хөрмәтенә Казаннан махсус чакырылган «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле чыгышларыннан тыш, республика һәм шәһәребез артистлары, район авылларында оештырылган, инде халыкка танылып өлгергән күпсанлы керәшен фольклор ансамбльләре җырлары да бәйрәм кунаклары һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Ул иҗат коллективларының кайберләрен генә санау да җитә. Менә алар: «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Жиз кыңгырау», «Ак түтиләр», «Балчыклы җиңгиләре», «Җирекле моңнары», «Субай» һ.б.
Быел ил күләмендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп уздык. Бу тиңе булмаган аяусыз сугышта илебез иминлеген яклап сугышкан һәм зур батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр арасында керәшеннәр дә байтак. Әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар да бар. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучылар арасында да керәшен ир-егетләре бик күп. Бәйрәмдә аларны да хөрмәт белән искә алырга онытмадылар.
Питрау бәйрәмнәрен милли көрәштән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу инде күптән күркәм традициягә әверелде. Шуңа күрә көрәшнең абсолют батыры исеме өчен бил алышучыларны һәркем яратып карады. Сүз уңаеннан, 18 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында җиңүчегә Мәскәүдәге татарлар һәм төрки халыкларының конгрессы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев махсус бүләк — яшь тәкә бүләк итте. Ә абсолют батырга 150 килограммлы(!) тәкәне «Кармалы» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бирде. Сүз уңаеннан, көрәштә абсолют батыр — Трудовой поселогыннан Вадим Демидов.
Әлбәттә, мондый зур бәйрәмне иганәчеләр ярдәменнән башка гына үткәрү мөмкин түгел. Аларның кайберләре — Юрий Геннадьевич Иванов, Данил Николаевич Филиппов, Константин Алексеевич Малыгин, Сергей Николаевич Муллин, Валерий Валентинович Абрамов, Владислав Иванович Еникеев, Алексей Анатольевич Машков, Павел Алексеевич Калмыков һ.б. инде күпләргә таныш. Чөнки алар мондый чараларны уздырышырга бик еш ярдәм итәләр.
Питрау бәйрәмен Татарстан Республикасының халык артисты Олег Фзылҗанов һәм фольклор коллектив җитәкчесе Ольга Вәлиуллина алып барды. Бәйрәм быел да, югары дәрәҗәдә узды. Һәм ул келәтлеләрнең генә түгел, бәйрәм кунакларының барысының күңелендә дә озак сакланыр.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев