Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Кама Аланында яшәүчеләр бистәнең 40 еллыгын билгеләп үтте

Чара җирлекнең оешмалары катнашындагы тантаналы парад белән башланып китте.

Бәйрәм көнендә аеруча төзүчеләр игътибар үзәгендә иде. Мәсәлән, бистәнең беренче төзүчеләрнең берсе Михаил Краснов Кама Аланына 1983 елда килгән. Бу урын аны матурлыгы белән таң калдырган. Хәзер Михаил Краснов бистәне төзекләндерү буенча җаваплы. Юбилейда ул зур бүләккә – Кама Аланының мактаулы гражданины исеменә лаек булды.

Бәйрәмдә төрле милли мәйданчыклар  оештырылган иде. Чара кунаклары үзбәк, башкорт һәм башка халыкларның традицияләре белән танышты һәм тәм-томнар белән сыйланды.

Юбилейга бөтен Россиядән диярлек кунаклар килде. Бәйрәм концерт белән тәмамланды. Сәхнәдә Мәскәү артистлары – «MITCHEL» төркеме чыгыш ясады.  Алар үзләренең популяр җырларын башкарды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев