Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Кадерле хатын-кызлар! Яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

КОТЛАУ

Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар безнең территориянең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр. Сез сәясәттә, бизнеста, фәндә һәм спортта, иҗтимагый тормышта зур уңышларга ирешәсез. Ә сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль һәм финанс өлкәләрендә, сәүдәдә әйдәп баручы урын алып торасыз. Һөнәри осталык һәм җаваплылык сезгә һәр өлкәдә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта сез һәрвакыт ярдәмгә килергә, кирәк чакта юатырга, зирәк киңәшләр бирергә әзер.

Бөек Ватан сугышы елларында илебезне батырларча саклаган, тылда хезмәт иткән, Түбән Кама шәһәрен һәм бу искиткеч территорияне төзегән хатын-кызларга аерым рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерәбез. Һәрчак мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту тоеп яшәгез, авыр сынаулар үткәннәрдә калсын.

Күп балалы аналарга һәм ятимнәрне тәрбиягә алган кешеләргә игелекле, киң күңелле, фидакяр булганнары өчен рәхмәт белдерәбез.

Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар һәм иминлек телибез! Матур, сөекле һәм бәхетле булыгыз!

Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама муниципаль районы Советы, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башкарма комитетлары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X