Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Иң зур байлык — халыклар бердәмлеге

Халык иҗаты йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы»н ябуга багышланган чара узды.

Халыклар бердәмлеге көнен әле 2005 нче елдан гына билгеләп үтүгә карамастан, иң зур бәйрәмнәрнең берсенә әйләнеп бара. Бәйрәм уңаеннан ел саен шәһәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла. Шуларның иң зурысы — алда телгә алып үткән гала — концерт. Быел да залда алма төшәр урын да калмаган иде. 

Фойеда ук кунакларны милли костюмнар кигән курчаклар, китап инсталляциясе һәм рәссам Илдус Мортазинның картиналары күргәзмәсе каршы алды. Курчакларны рус милләтеннән булган ханым ясаса да, алар арасында Илгизә, Алсу, Чулпан исемлеләрен дә күрү күңелгә аеруча куаныч бирде. 

Концерт башланыр алдыннан чара Түбән Кама мэры Рамил Муллинның һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйровның сәламләү сүзе белән башланып китте. Тимур Рәфкать улы түбәнкамалыларны шәхсән үз исеменнән һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлады. «Татарстанда 175 милләт вәкиле тату яши. Бу — республика җитәкчелеге тарафыннан алып барыла торган бик зур һәм дәвамлы эш. Республикада милли тынычлыкны саклауга зур игътибар бирелә. Милләтара тынычлыкны саклауга аерым игътибар биргән, республикабыз территориясендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итүче милли мәдәни берләшмәләргә һәм җәмәгатьчелек инициативаларына ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә», — диде ул үз чыгышында. 

Бүгенге көндә Түбән Камада 72 милләт вәкиле үзара ярдәмләшеп дус, тату яши. Һәр халык үзенең мәдәниятен, телен һәм милли гореф-гадәтләрен саклауда, искә алуда, торгызуда һәм яңартуда шактый эшләр башкара. Һәм милләт үзенә генә хас булган милли бәйрәмнәрен зурлап үткәрә, аларда башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша. Әйтик, Сабантуй, Гырон Быдтон, Уяв һәм башка милли бәйрәмнәр гөрләп уза.

Чарада шәһәр үсешенә һәм аның мәдәни тормышына зур өлеш керткән түбәнкамалыларга мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Бәйрәмдә Түбән Камадагы 15 милли җәмгыять вәкилләре үз талантларын күрсәтте, шәһәрдә уңышлы гына эшләп килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле башкарган «Мин яратам сине, Татарстан!» җырына залда утырган бар халык кушылды. 

(Язмада Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты материаллары файдаланылды). 

Альберт Муклаков фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев