Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

«Якты булыр синең киләчәгең, кичәгедән матур бүгенең»

22-23 сентябрьдә Түбән Каманың 57 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бәйрәм чаралары шәһәребезнең берничә урынында гөрләп узды. 

Дөрес эшләгәннәр алдагылар 
Төзеп сине шушы урында. 
Чишмәләрең җырлый тау астында, 
Күп җырлары синең турында.

(Нурзия Мирхазова). 

Бакый Урманче урамында шул исемдә бульвар ачылды, сирень агачлары утырттылар. «Айда» экстрим-паркында спорт ярышлары үз тамашачысын тапты. Яңартылган «Изге Чишмә» комплексын ачу да күпләр өчен көтеп алган вакыйга булды. Чөнки бу урын инде күптәннән шәһәрдәшләребез һәм килгән кунаклар өчен яраткан ял итү урынына әверелде. 

Зур чаралар исемлегендә тагын бер олы вакыйга: капиталь төзекләндерүдән соң, Вокзал урамында тантаналы рәвештә хәрәкәт ачылды. Бу участокка ремонт «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде. Аның озынлыгы 1,26 км тәшкил итә. Бу урамда яңа велосипед юлы да барлыкка килде.

Хәзер Вокзал урамын танырлык та түгел: яңа асфальт юл, яктырту баганалары, җәяүлеләр һәм велосипед юллары, машина кую урыннары һәм автобус тукталышлары шәһәрдәшләребез күңеленә хуш килде.

Тематик трамвайга утырсаң, үзеңне музейда кебек хис итәсең. Юлны бушка уздырып барганчы, тарихи мизгелләрне искә төшереп бару күңелле дә, файдалы да. Бу көнне тагын бер тематик трамвай өстәлде — анысы Николай Зеленовка багышланган. 

«Манзара» сәүдә үзәге каршында беренче мәртәбә оештырылган гастрономия фестивале һәм «Бахча-фест» ярминкәсе күпләрдә зур кызыксыну уятты. Биредә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре үзләрендә җитештерелгән азык-төлекне, ризыкларны тәкъдим итте. 

«Автомобиль җене» кагылганнар ретроавтомобиль күргәзмәсен кызыксынып карады. Шәһәр халкы һәм кунаклары игътибарына биредә төрле елларда чыгарылган 12 автомобиль куелган иде. 

Спорт ярышларында үз көчеңне сынап карарга җай чыкса, уеннарда һәм конкурсларда үз акылыңны һәм зирәклегеңне күрсәтергә мөмкинлек булды. Бәйрәмдә теләгән һәркем «Сәламәтлек ноктасында» кан басымын һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшертте, теләүчеләргә грипптан прививка ясадылар. 

Шәһәр мэры Рамил Муллин 22 һәм 23 сентябрь көннәрендә язылышкан парларны котлап, бүләкләр тапшырды һәм яңа өйләнешүчеләргә ныклы сәламәтлек, озак еллар бергә яшәүләрен теләде. Паркта оештырылган «Энергия шәһәре» фотокүргәзмәсендә түбәнкамалыларның шәһәр күренешләрен чагылдырган фотосурәтләре урын алган иде. 

Бәйрәм көнне шәһәрнең ике Мактаулы гражданины истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Мәктәп бульварындагы 8 нче йортта Ганҗә Әхмәдиева яшәгән. Аның исеме Татарстан Геройлары китабына кертелгән. Ганҗә Галим кызы 2021 елның 16 октябрендә вафат була. Икенче мемориаль такта Кызыл Чишмә бистәсендә, Клавдия Малышева яшәгән йорт фасадына куелды. Ул Ленин ордены, «Урак һәм чүкеч» медале белән бүләкләнгән, Социалистик Хезмәте Герое исеменә лаек булган. 2021 елның 28 декабрендә аның йөрәге тибүдән туктый.

Шәһәрнең туган көнендә, әлбәттә, бу ак калага нигез салучыларны хөрмәт белән искә алдылар. Рамил Муллин, ветераннар, шәһәр советы депутатлары белән зиратка барып, беренче төзүчеләр һәм җитәкчеләр каберләренә чәчәкләр салдылар.

Бәйрәмдә Түбән Кама иҗат коллективлары катнашында концерт оештырылды. Соңыннан сәхнәгә махсус кунаклар — «Казан егетләре» триосы чыкты. Егетләрне Guns һәм Динара Рәхимова алмаштырды. Алар рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар. Кичәне «Отпетые мошенники» Россия поптөркеме дәвам итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. 

Фотолар e-nkama. ru һәм ntr-24.ru сайтларыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев