Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кама яр буенда игезәкләр парады һәм концерт була

Түбән Камада 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, «Түбән Кама – гаилә бәхете территориясе» фестивале узачак.

Чара шәһәрнең яр буенда була.

16.00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар, гаилә фотозонасы эшли башлаячак. Балалар өчен табигатьтә рәсем ясау, уеннар оештырылачак.

17.00 сәгатьтә Әхсән Фәтхетдинов музее каршындагы мәйданда «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында җиңгән парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру, исем кушу тантаналары, «Син һәм мин – без шундый охшаган!» игезәкләр парады була.

Шулай ук чарада бәйрәм кунаклары өчен халык фольклор ансамбле, камера оркестры чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне рәсми бәйрәм дип танылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев